Алабуга ягы татар авыллары…
Җирле язучы, туган як тарихын өйрәнүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәүс Хуҗин безнен китапханәләр фондына үзенең яңа гына басылып чыккан китабын буләк итте.Басма районыбызның төньяк – көнбатыш өлешендә үзенә күрә бер анклав булып яшәүче Иске Юраш, Илмәт,Ядегәр, Көек татар авылларының тарихын, үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яктырта.Китапта “ яшәүдән туктаган” Каенлы,Салавыч, Атау авылларының тарихы да урын алган.Язучы Киров һәм Казан архивларында, Алабуга муниципаль районы архив бүлегендә эзләнеп, башка чыганаклар өстендә җентекләп эшләп, аерым кешеләрдән сораштырып, язмача сакланып калган истәлекләрдән файдаланып серле тарих катламнары арасында “адашып” калган чынбарлыкны курсәтә.