Сибгат Хәким музее. Әтнә районы Күлле Киме авылы
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" белән таныштыра. Күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимнең музее, туган авылы Әтнә районы Күлле Киме авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. Музей Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү юнәлешендә эш алып бара.
Музей 1981 елның 26 декабрендә , язучының 70 еллык юбелее уңаеннан, Күлле Киме авылы иске мәктәбендә тантаналы төстә ачыла. 1987 елдан - мәктәп музее.
Музей фондын 3 325 экспонат тәшкил итә. Монда Сибгат Хәкимнең китаплары, газета - журналлар, документлар, язучының шәхси әйберләре, хатлар, бүләк ителгән әйберләр, кулъязмалар