Казанда Муса Җәлил музей-фатиры
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" белән таныштыруны дәвам итеп "Казанда Муса Җәлил музей-фатиры" на чакыра. Татар шагыйре Муса Җәлилнең Казандагы тормышы һәм иҗатына багышлап 1983 елның 15 нче февралендә музей ачыла. Муса Җәлилнең музей-фатиры торак йортның дүртенче катында урнашкан. Бу фатирда Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил гаиләсе белән бер елга якын яшәгән, биредән аны ике тапкыр фронтка озатканнар.
Музей - фатир төп нөсхә экспонатларга бай. Ядкәрләрнең барысын да шагыйрьнең җәмәгате Әминә апа саклап калган һәм мирасханәгә тапшырган.