Зур бакчаның бер гөле
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язучы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 елга багышланган "Зур бакчаның бер гөле" дип аталган виртуаль күргәзмә оештырды.
8 нче июль - Җәвад Тәрҗеманов тууына 100 ел.
Җәвад Әфтахетдин улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 нче июлендә Казанда дин эшлеклесе гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт химия - технология институтының механика факультетына укырга керә. Бөек Ватан сугышы елларында, укуы белән бергә, хәрби заводта станоклар көйләүче булып эшли. Үзенең бөтен гомерен Казан дәүләт химия - технология институты белән бәйли, металлар технологиясе кафедрасында доцент булып эшли.
Җәвад Тәрҗеманов 7 нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза башлый. 1938 нче елда "Галстук" исемеле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Прозада язучы кыска хикәяләр һәм әкиятләр белән таныла. Аның "Ябалак һәм Тавык"(1940), "Шуктаган"(1962), "Шаян белән Наян" (1965), "Көмешкойрык" (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана. 1965 нче елда бөек математик Н.И.Лобачевскийның тормышы һәм фәндәге беренче адымнары турында рус телендә "Юность Лобачевского" ("Лобачевский яшьлеге") исемле документаль романы басылып чыкты.
Җәвад Тәрҗеманов публицистика, очерк, әдәби тәнкыйть, балалар драматургиясе һәм мемуар жанрларында да актив эшли.
Ул 1995 елның 9 мартында Казанда вафат була.
Җ. Тәрҗеманов - 1947 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы