Фәнис Яруллин музее
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" циклын дәвам итеп сезне "Фәнис Яруллин музее" на сәяхәткә чакыра. Музей Фәнис Яруллинның исемен мәңгеләштерү максаты белән, язучының туган авылы, Баулы районы Кызылъяр авылында 2010 нчы елның 28 августында ачыла. Музей күренекле татар язучысы, Тукай бүләге иясе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.