Казанда Каюм Насыйри музей -утары
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" белән таныштыруын дәвам итеп "Казанда Каюм Насыйри музей -утары" н тәкъдим итә. Музей күренекле мәгърифәтче, галим- энциклопедияче, педагог Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйри исемен мәңгеләштерү максатыннан, 2002 нче елның 1 февралендә Казанның тарихи Иске татар бистәсендә ачыла.