"Мөслим сандугачы"

Зифа Җәмил кызы Басыйрова — күренекле татар актеры, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы.

Ул 1910 елның 4 июлендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң (1936)  20 елга якын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Биредә аның драма артисткасы буларак үзенчәлекле таланты ачыла. Ул бик күп рольләр башкара. Театрның музыкал спектаклләрендәге җырларга беренче башлап яшәү бирү, халыкка таныту З. Басыйрова өлешенә туры килә: Х. Фәтхуллинның “Күзләр”драмасындагы “Хуш авылым”, Таҗи Гыйззәтнең “Бишбүләге”ннән “Өмә җыры”, “Чын мәхәбәтт”тәге “Әдрән диңгез”, М.Әмирнең “Тормыш җыры”ннан Җәүдәт Фәйзи язган җыр һ.б. аның тарафыннан искиткеч оста һәм күңелгә үтә торган итеп башкарыла.

З. Басыйрова ике «Хөрмәт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә, аңа Татарстанның атказанган артисткасы дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 1979 елның 7 февралендә вафат була.

Зифа апа җырларын әлеге сайт аша кереп тыңлый аласыз: https://lightaudio.ru/mp3/зифа%20басыйрова