“Исеме Камил, язганы камил”

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре танылган язучы Камил Кәримовның 70 еллык юбилее уңаеннан, “Исеме Камил, язганы камил” дип аталган виртуаль китап күргәзмәсе ясады.

“Игезәкләр йолдызлыгы” – бу китапта соңгы елларда иҗат ителеп, киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән өч романы тупланган. Аларда мәхәббәт һәм гаилә, җәмгыять һәм кеше язмышы, бүген-үткән-киләчәк фәлсәфәсе аеруча калку тасвирлана.

“Карурманда кара песи” – биредә язучы төрле елларда иҗат ителгән повестьлары һәм хикәяләре тупланган. Автор үсмерләр белән өлкәннәр арасындагы киеренке мөнәсәбәтне, беренче мәхәббәт хисләрен, туган як табигатенә соклану кичерешләрен үзенчәлекле образлар аша йөгерек тел һәм лирик юмор белән сурәтли.

“Үзеңне бел...” – китапта шаян хикәяләр, юморескалар, памфлетлар, монологлар һәм табышмаклар урын алган.

“Өй артында шомыртым” – автор вакыйгаларны үзенә генә хас лирик һәм юмористик табышларга бай тел белән сурәтли. Фикер тызыглыгы, геройларның яшьлек маҗаралары, сюжет киеренкелеге китап укучыларның игътибарын җәлеп итәрлек мавыктыргыч тасвирланган.