"Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре"
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды, Алабугада яшәп иҗат итүче, Тәслимә Кәримова белән Владимир Мироваевның яңа басылып чыккан китаплары белән тулыланды.
Тәслимә Шәйдулла кызы Кәримова матур табигатьле Кукмара төбәгендә туып үсә. Утыз сигез елга сузылган хезмәт юлының утыз бер елын Татарстан Республикасының төрле мәктәпләрендә укытучы, директор урынбасары булып үтә. “Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы”, “Әйдәп баручы укытучы”, “Хезмәт ветераны” булып лаеклы ялга чыга. Алабуга шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә балаларга тәрбия биргән укытучы буларак, китап укучыларыбыз хөрмәт белән искә алалар.
Шушы чор эчендә Тәслимә Кәримова иҗат белән шөгыльләнә. 1992 нче елдан, Алабуга шәһәрендә эшләп киләче “Чулман” әдәби- музыкаль берләшмәсе әгъзасы. Шигырьләре төрле елларда “Мәгариф”, “Аргамак”, “Сөембикә” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “ Шәһри Казан”, “Хезмәт даны” газеталарында дөнья күрде. “Алабуга нуры” газетасында шигырьләре даими басылып тора. 1998 нче елда “Энҗе чәчәк”, 2011 нче елда “Исми тор вакыт җиле” исемле шигырь җыентыклары басылып чыга.
Бүгенге көндә Тәслимә апаның яңа басылып чыккан “Хәтер йомгагын сүткәндә” дип аталган китабын кулыма алам. Әлеге җыентыкка мөгаллимә – шагыйрә Тәслимә Кәримованың күңеленә уелып калган туган авылы кешеләре турында истәлекләре, шигырьләре тупланган. Китапны укып чыккач, Тәслимә апа туган авылы кешеләренең берсен дә онытып калдырмагандыр дип уйлыйсың, чөнки ул авылның бер очыннан икенче очына һәрберсен искә алып сәяхәт кыла. Китапның икенче бүлегенендә әниләргә дә, сыйныфташларына да , туган як табигатенә дә багышлап иҗат иткән шигырьләре тупланган. Шулай ук “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары: “Насих Сөнгатулла улына”, “Фәридәгә”, “Гөлзадага”, “Ләлә Абдуллинага” , “Ләлә Абдуллинаның кызы Әлфиягә” , “Композитор Владимир Мироваевка” атап язылганнары да бар.
Әлеге китап күпләребезнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм.
Владимир Мироваев белән Алабуга халкын таныштырып торасы юктыр дип уйлыйм. Владимир Алексеевич – композитор, шагыйрь, мөгаллим, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе һәм “Ак каз” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе, “Мәдәнияттә ирешкән уңышлары өчен” дигән күкрәк билгесе иясе, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”. Шулай ук Владимир Мироваев һәр кешегә игътибарлы, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы, киң күңелле һәм зыялы, затлы шәхес. Алабугада һәм шулай ук безнең китапхандә бер генә кичә дә Владимир Мироваевтан башка узмый. Алабуга шәһәре тарихында, талантлы композитор буларак та, тирән эз калдырган күренекле шәхесләребезнең берсе.
Без китапханәчеләр Владимир Мироваевның “Алабугам – ак калам” дип аталган җырлар китабын кулыбызга алып бик сөендек. Әлеге җыентыкта Владимир Алексеевичның төрле елларда иҗат иткән җырлары, ноталары белән урын алган.
Алабугада яшәп иҗат итүче Тәслимә Шәйдулла кызы Кәримовага да, Владимир Мироваевка да иҗади уңышлар теләп калабыз, иҗат чишмәләрегез гел ташып торсын! Китап укучыларын китапханәдә көтеп калабыз.