"Яңа китап – яңа дус!"
Китап сөюче дусларыбызны китапханәгә килгән берничә яңа китап белән таныштырып узасым килә.
Узган гасырның 1960 елларында әдәбиятка килгән танылган әдип Габделхәй Сабитовның “Йолдыз яктысы” китабы өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш киләчәк. Әлеге китапта Г.Сабитовның табигый сюжетларга бай булган, халыкчан матур тел белән язылган җыйнак һәм җиңел, сабыр һәм салмак хикәяләре урын алган. Балалар “Югалган йолдыз”, “Аяклы бәхет”, “Кадерле бүләк” һ.б хикәяләрен укып хозурлана алачак.
Башкортстанның танылган язучысы , Ш.Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрзанә Акбулатова исеме күбебезгә таныш та түгелдер. Фәрзанә Акбулатова “Атай икмәге”, “Зәңгәр кыялар”, “Иң тәмле китап” һ.б. китаплар авторы. Ә бүген таныштырасы китабы “ Аның исеме – мәхәббәт”дип атала. Әлеге китапка кергән “Гөлҗимештә бал тәме”, “Сез һаман да җәяүме, синьорита”, “Мин тышлыкны тыңладым” повестьлары һәм “Аның исеме – мәхәбәт”, “Сыңар алка”, “Югалган зөһрә кыз” һ.б. хикәяләрендә төрле чор вакыйгалары сурәтләнә. Һәр дәвер кешеләр, халыклар язмышына үзенең сынауларын төшерә. Катлаулы, четерекле хәлләр эчендә адәм баласының рух ныклыгы, иманы, тәүфигы сынала. Әлеге китапта бшкорт халкының матур традицияләрен саклап калган гүзәл хатын кызларны очратырга була.
Марсель Галиевнең “Кәефеңә көя төшермә”китабына соңгы елларда язылган юмористик хикәяләре, язучылар, сәнгать кешеләре турында мәзәкләре, кызыклы истәлекләре урын алган. Каләмдәшләренең үзеннән көлеп язган истәлекләрен туплап, Марсель Галиевҗыентыкның мәгънәсен тагын да баетып җибәргән.
Әлеге китаплар сезне кызыксындырса, Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегеннән алып укый аласыз. Рәхим итегез!