"Мин җирдә калам"
1 нче июнь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язучы Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Мин җирдә калам" дип аталган китап күргәзмәсе ясады.
Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли 1910 елның 1 нче июнендә Әлки районы Иске Камка авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа.
Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Н. Дәүли фронтка китә.
1945 елның декабрендә ул Казанга кайта, әмма, аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми.
Әдипнең проза әсәрләреннән "Яшәү белән үлем арасында" (1958) дигән повесте һәм "Җимерелгән бастион" (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана.
Ул 1989 елның 18 маенда Казанда вафат була.
Н. Дәүли - 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.