"ТАССР төзелүгә 100 ел"

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан Үзәк китапханәнең фойесында "ТАССР төзелүгә 100 ел" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.  

1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының "Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы" Декреты имзалана. Документка ВЦИК рәисе М.И. Калинин, РСФСР СНК рәисе  В.Н. Ленин, ВЦИК секретаре А.С. Енукидзе кул куя.