"Очрашу урыны - китапханә"

1994 елның 21 октябрендә Алабуга Үзәк китапханәсендә, күп санлы укучылар соравы буенча, татар әдәбият бүлеге ачыла. Татар телендә кызыклы чаралар, әдәби-музыкаль кичәләр, рәсми шәхесләр белән очрашулар үткәрелә.

Бүгенге көндә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге танылган язучыларны үзендә җылы кабул итә. Бездә кунакта Татарстан язучылар берлеге әгъзасы: Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Сирин Якупова, Әхәт Мушинский, Марат Закиров, Рәдиф Сәгъди, Фәүзия Бәйрәмова, Айгөл Әхмәтгалиева, Нәбирә Гыйматдинова, Фоат Садриев, Данил Салихов һ.б. кунак булды. 

Без, китапханәчеләр, шәһәр күләмендә оештырылган чараларда актив катнашабыз. 

Видеоны әлеге сылтама буенча карый аласыз:  https://www.youtube.com/watch?v=aCpgr43Db30