“Әбрар Кәримуллин һәм тарих”

Филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган сәнгать  һәм фән эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим  Әбрар Кәримуллин 1925 нче елның 29 нчы маенда Саба районының Чәбия-Чурчи авылында туып-үсә. Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Әбрар Кәримуллинның әдәбият белеменә, лингвистикага, библиографиягә бәйле мәкаләләр яза. Ул татар филологиясендә беренчеләрдән булып, татар китап белеменең принципларын билгеләп, үзенең хезмәтләрендә татар матбугаты һәм китабының XVII йөздән алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш юлларын җентекләп тикшерә, аларның халык тормышында уйнаган ролен бай фактик материалга нигезләп күрсәтә.

Әбрар Кәримуллин бик күп китаплар авторы. 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.