"Әдип "кочкан" дөнья"
Язучы-прозаик, хикәяче Мәгъсум Хәмит (Хәмидулла) улы Хуҗинга тууына 90 ел. Ул 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туа.
М.Хуҗин – үзенең әдәби талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Аның беренче хикәяләре көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда узган гасырның илленче елларында күренә башлый. «Ерганак юл яра» дигән тәүге китабы 1961 елда дөнья күрә. Ул хәзер әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Арада күләмлерәк проза әсәрләре – повестьлары да бар («Урак өсте болытлары», «Юл өзеге», «Чөй», «Көз» һ.б.).
Әдип татар әдәбиятында хикәя жанрын үстерүгә керткән иҗади хезмәтләре өчен 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. М.Хуҗин, татар әдәбиятында хикәя жанрының күп гасырлык тарихи үсешен өйрәнеп-барлап, 2001 елда йөз дә унсигез авторның иң яхшы хикәяләрен эченә алган «Татар хикәясе антологиясе» дигән фундаменталь басманы дөньяга әзерләп чыгара. 1986 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 2008 елда вафат була.