9 Май- Бөек Җиңү көне белән!
Бу көннәрдә илебез Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне җәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә!
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иминлек телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп яшәгез! Җиребездә беркайчан да сугыш утлары кабынмасын, туплар тавышы яңгырамасын!