Риза Ишморат “Күңеле тулы ихтирам”
Бөек Ватан сугышы башлангач, Риза Ишморат 1942 елның май аенда армиягә китә, Беренче Украина фронтында татар телендә чыга торган «Ватан намусы өчен» исемле газетаның башта - хәрби корреспонденты, соңыннан җаваплы редакторы сыйфатында Воронеждан алып Берлинга кадәр авыр сугыш юлы үтә, Берлиндагы урам сугышлары вакытында авыр яралана. Сугышчан хезмәтләре өчен Р. Ишморат Кызыл Йолдыз (1943), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.