"Язлар белән кайта Тукай"

Бүген, 26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел. Шулай ук Татарстанда Туган тел көне дә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы  Нәҗипова, Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе  Гүзәл Фатыйхова Г. Тукай һәйкәленә чәчәк куйдылар.