2020 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре

2020 ел лауреатлары:

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнора Гатина.

Р.S.  Быел Тукай премиясенә 12 намзәт тәкъдим ителгән иде.

Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПССның Татарстан өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә куела.