«Биргән антын бозмас халкына...»

    Рәхим Саттар - җәлилче - шагыйрь.
    1942 нче елның маенда чираттагы хәрби операция вакытында чолганышта калып, фашист әсирлегенә төшә. Башта Смоленск шәһәрендә тоткынлыкта булганнан соң, Берлин янындагы Вустрау шәһәренә озатыла. Анда ул Абдулла Алиш белән очраша, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яшерен антифашистик оешманың ышанычлы әгъзаларының берсе була. 1943 нче елда яшерен оешма фаш ителеп, җәлилчеләрне кулга алганда, Рәхим Саттар да исемлектә була. Ләкин ничектер җае чыгып ул лагерьдан кача һәм аның язмышы шуннан соң билгесез.
Рәхим Саттар әсирлектә дә шигырьләр яза. Аларның күбесе, кулдан кулга күчеп, туган илгә кайтып җитә. "Ант", "Әсирләр", "Халкым өчен", "Бүленгән җыр"һ.б.
      Әдипнең зур булмаган шигъри мирасы "Җыр дәвам итә" исемле җыентыкта нәшер ителә.

Укыгыз: https://shigriyat.ru/authors/rahim-sattar/page1