«Аналарны күтәргән шагыйрә»
Нәҗибә Сафина - күренекле татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Нәҗибә Сафина шигърияте - заманча көрәш ялкыны белән сугарылган милли рухлы, гамьле шигърият. Шагыйрәнең лирик, лирик - публицистик шигырьләре соңгы елларда басылып чыккак "Таң кошы", "Әгәр дә уйлаганда...", "Без - шигырь, тормыш - проза" җыентыкларында урын алды. Нәни укучылары арасында исә ул маҗаралы, мавыктыргыч сюжетлы әкиятләре, шигырьләре тупланган "Кош теле", "Мәче сәлсәфәсе", "Аккош күле","Камка һәм яфрак капка" исемле китаплары белән мәгълүм.