Без - Тукай оныклары

Апрель - Тукай ае. 26 апрельдә бөтен татар дөньясы, бөтен җиһан Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәк. Кыска гына гомер кичерсә дә, аны татар халкы үзенең Бөек улы дип таныды. 27 ел эчендә Габдулла Тукай 750 текст: шигырьләр, поэмалар, әкиятләр, мәсәлләр, публицистик язмалар, хатлар язып калдыра.
Балалар дөньясын Тукай әкиятләре, шигырьләреннән башка күз алдына китерүе дә авыр. Сабый бишектә ятканда ук Тукай шигырьләрен ишетә һәм ул шигырьләр, әкиятләр аны гомер буе озатып бара. 
"Эш беткәч уйнарга ярый" китабында Светлана Ибраһимова бизәвендә Тукайның балалар өчен язылган иң матур шигырьләре бирелә. Шулай ук "Эш беткәч уйнарга ярый!" буягычы да бар. Буягыч сюрпризлы: кечкенә рәссамнар үзләрен сынап карап, Тукай әсәрләренә үз рәсемнәрен дә ясый ала.
"Өч хакыйкать" китабында укучылар барыбызга да яхшы таныш булган Шүрәле, Су анасы, Кәҗә - Сарыклар белән беррәттән, үз бәхетен эшендә тапкан Ташчы егет, комсыз Бай һәм Чыпчык белән дә таныша ала. Әкиятләрне рәссам Рөстәм Хәбибуллин балаларның күңеленә хуш килерлек итеп бизәгән. 
"Әтәч илә Энҗе бөртеге"дип аталган мәсәлләр китабында Г.Тукайның Эзоп, К.Ушинский, Л. Толстойлар үрнәгендә иҗат ителгән мәсәл - хикәятләре урын алган. Балалар Г.Тукайның әлеге китапларын укып үзләре бәя бирерләр