“Көрәштә һәм иҗатта”

Афзал Шамов - 1901 елның 4 мартында Яшел Үзән райнының хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Ул татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" , гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" , "Бер мәхәббәт турында", совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана", "Госпитальдә", "Туйда"  кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр урыс, венгер, казак, чуаш, башкорт  һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр. Афзал Шамов - әдәби тәрҗемә остасы.

Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.