"Сандугачның күз яше"
Күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликованы без "Тылсым. Шәфкать", "Алтын ятьмә", "Оҗмах балалары", "Мендем биек тауларга", "Арыш тәме" кебек романнар, повесть, хикәяләр авторы буларак беләбез. Мин сезгә яңа "Сандугачның күз яше" романын тәкъдим итәм.
"Сандугачның күз яше" романы укый башлаганда гади булып тоела.
Гади, аңлаешлы җөмләләр белән язылган. Укый -укый романның тормышны, аның четерекле якларын белеп язылганы ачыклана. Автор хатын- кыз бәхете, ана белән бала мөнәсәбәтләрен беренче урынга куя. Уйлап карасаң, тормыш кануннары бик гади: гаиләдә ир белән хатын бер - берсен аңларга тырышып, хөрмәт итеп яшәсә, балаларына игътибарлы булса; балалар әти-әнигә игелекле, ихтирамлы булса, бөтен дөньяда тынычлык һәм бәхетле тормыш хөкем сөрер иде. Ләкин тормышта ни сәбәрледер мәшәкатьләр, борчулар туа тора.
"Сандугачның күз яше" романында да төп герой - Ринат Дияров, танылган җырчы Айсолтан Диярованың улы, мәктәпне яңа гына тәмамлаган егет, Украинага доброволец булып сугышка китәргә язылып кайткан. Ләкин әнисе һәм яратып йөргән кызы Адилә каршы булгач, үзенең "үлемен" оештыра. Су коенганда чума һәм бүтән чыкмый. Аның "үле" гәүдәсен дүрт көннән соң табып (йөзен танырлык булмый) җирлиләр. Бер ай үткәч аның Донбаста госпитальдә икәнлеге ачыклана. Ринат исән булгач, әнисе кемне җирләгән соң? Моны инде китапны укыгач, үзегез белерсез дип калам.