"Ул үткән сукмаклар"

Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгат Хәким 1911 елның 4 декабрендә Казан губернасының Әтнә районы Күлле Киме авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 нче елда Казанга килеп, татрабфакта укый. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, "Совет әдәбияты" журналында әдәби хезмәткәр була. 1941 нче елда армиягә чакырылып, запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә. Аннан кыска хәрби курсларны тәмамлый, 1942 нче елның маенда хәрәкәттәге армиядә: әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша. Фронттагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби - сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945 нче елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә.
Армиядән кайткач, 1945 - 1950 елларда Сибгат Хәким "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире булып эшли. 1950 елдан профессионал язучы хезмәтендә.
С.Хәким 1930 еллардан бирле иҗат итә. Башта Г.Тукайга багышланган шигырьләр яза. Ватан сугышы шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, ватандарлык хисләрен тирәнәйтә төшә. Сугыш темасы, гомумән, аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сызыла. "Курск дугасы", "Дала җыры", Дуга", "Күк"кебек поэмаларында шагыйрь сугыш кырындагы күренешләрне бөтен куркыныч дәһшәтендә җанландырып күрсәтә. "Немец дәфтәрләре", "Торыгыз, Мусалар!" исемле шигъри цикллар иҗат итә. Шагыйрь шулай ук дистәләгән җырлар авторы, 1974 елда "Фазыл чишмәсе" исеме астында аерым җыентык булып чыга. Шигырьләре "Үз тавышың белән", "Яшә, борчулы җаным", "Халык язмышы - шагыйрь язмышы" исемле күләмле җыентыкларда басылып чыга.
Җәмәгать эшләре һәм татар әдәбиятын үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен С.Хәким Ленин ордены, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә.