"Язучы, көрәшче, патриот"
Абдулла Алиш - 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.
Бөек Ватан сугышына А. Алиш 1941 елның июлендә китә, солдат-радист буларак Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Фашистлар аны 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тотканнан соң, 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары ул Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгә. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. 1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилче-ләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.