Бөек Ватан сугышы башлангач Татарстаннан 104 язучы фронтка китә, шуларның 31 туган җирләренә әйләнеп кайтмаган. Туган якларына кайту насыйп булмаганнар арасында шагыйрь Нур Баян да бар.
Нур Баян - 1905 нче елның 5 маенда Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Тормышлары авыр булу сәбәпле әтисе балаларын җәйге ялларда акча эшләргә читкә җибәрә торган була. Нур да, каникул җитүгә, ел саен төрле җирләрдә акча эшләргә мәҗбүр була. 1921 нче елгы ачлык вакытында ул бөтенләйгә өеннән чыгып китә. Пермь шәһәрендә кара эшче булып эшли. 1923 нче елда Казанга кайта һәм татар - башкорт хәрби мәктәбенә курсант итеп алына. Шунда укыганда иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1928 елда "Кызылармеец" дигән хәрби газетасында эшли башлый һәм шул ук елда " Уракчы кызлар", "Кимерелгән окоплар" исемле шигъри җыентыкларын бастыра. 1932 - 1938 елларда Нур Баян Татарстан Язучылар союзы оештыру комитетында инструктор, Татгосиздатта редактор, аннан матур әдәбият бүлегенең өлкән редакторы булып эшли. Бу елларда бик күп шигырьләр һәм поэмалар яза, "Язгы төн", "Туган авыл", " Шат җырлар" шигырь җыентыкларын бастыра.
Нур Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта полк партия оешмасы секретаре, аннан дивизия газетасы редакторы һәм полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Авыр сугыш елларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 нче апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/tt/site/42317037a/
- Телефон: (85557) 7-83-26
- E-mail: elabuga.cbs@tatar.ru
- Адрес: 423600 РТ, г.Елабуга, ул.Казанская,15