Шамил Рәкыйпов “Кызлар-йолдызлар”
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” проектына кушылды. Без китап укучыларыбызга “Утлы еллар кичкән кызлар” дип аталган күргәзмәдә урын алган Шамил Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” романын турында сөйлисебез килә.
Ш.Рәкыйповның әлеге повесте халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын тасвирлауга багышланган. Каһарманлык үрнәкләрен автор бу очракта хатын-кызлардан гына торган төнге бомбардировка авиаполкы сугышчылары мисалында күрсәтә. Роман геройлары – ил бәйсезлеген яклап ут өермәсен кичкән батырлар.
Әсәр үзәгендә башлыча ике образ тора. Алар – татар кызлары Ольга Санфирова (полкташлары аны Ләйлә дип йөртәләр) һәм хикәяләүче Мәгубә Сыртланова. Язучының игътибары аларның төрле милләттән булган көрәштәшләрен дә читтә калдырмый. Татар, рус, украин, белорус, казакъ, удмурт һәм башка милләт кызларының бердәм гаиләдәй дус яшәүләрен һәм көрәшүләрен үзе күреп торгандай бәян итә.
Дүртенче һава армиясендә беренчеләрдән булып гвардияче исемен яулаган бу полкның тугыз очучысына берьюлы Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Баш очларында үлем фәрештәсе уйнап торганда да, кызлар киләчәкнең матур хыяллары белән җылынып яшиләр. Сугыш күпме генә үлем һәм җимереклек китермәсен, кеше булган кешеләрдә асыл сыйфатлар җуелмый. Алар саф, нәзакатле, принципиаль, ярдәмчел һәм тугрылыклы булып калалар.