ХI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон)
1 апрельдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре XI Дөньякүләм “ӘДӘБИ МАРАФОН” (#әдәбимарафон) акциясенә кушылды. Алар 21 көн дәвамында
татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштыра.