“Ай китабы”
Апрель ае дәвамында без укучыларыбызны Т. Гыйззәтнең “Башмагым” пьесасы белән таныштыруны дәвам итәбез.
Өч акттан торган әлеге музыкаль комедия 1941-1942 елларда языла. Спектакльнең премьерасы 1942 елның 1, 4, 5 мартында була…
Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә. Кәләшкә вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар биреп җибәрә. Ә Сәрвәр һәм аның мәхәббәте Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер.