Фәүзия Бәйрәмова “Ана” романы

Милләтпәрвәр язучы, драматург тарихчы, публицист Фәүзия Бәйрәмова үзенең “Ана” романын халкыбызның танылган шәхесенә – Чыңгыз Айтматовның әнисе, милләттәшебез Нәгыймә Габделвәлиева – Айтматовага багышлап яза. “Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана...” – дип яза автор.

Чыңгыз Айтматов – бөтен дөньяда танылу тапкан язучы. Аны Кыргызстанныкы, русныкы, татарныкы дип әйтеп булмый. Аның күп кенә әсәрләре берничә телдә басылып чыга һәм бөтен Европада, кулдан-кулга күчеп, миллионлаган кешеләрне таң калдыра.

Кыргызстанда туып үскән Чыңгыз Айтматовның мондый зур, дөньякүләм дәрәҗәдәге шәхес булып китүендә әнисе, татар кызы Нәгыймә апа Габделвзлеваның өлеше зур. Әниләрнең бөеклеге үз баласын ашатып, киендереп, сәламәтлеген кайгыртып яшәү генә түгел, ә баласының киләчәген кайгыртып, чын кеше тәрбияләүдә. Нәгыймә апа шундый әниләр рәтенә керә.

Нәгыймә апа Кукмара районы, Мәчкәрә авылында туып үскән  татар бае – Хәмзә Габделвәлиевнең кызы., гаиләдә бишенче бала була. Хәмзә абый белән Газизә апаныэ сигез баласы була. “Дөньяның иң бәхетле балалары булып та, бу дөньядан кыйналып, атылып, ватылып, әмма сатылмыйча китүчеләр... Кайсы сугыш кырында , кайсы сугыштан соң яралардан үлүчеләр, Сталин чоры корбаннары, халы кдошманары, ачлыкта-ялангачлыкта, кадерсезлектә калган бай балалары...” – дип яза Фәүзия Бәйрәмова үзенең китабында.

Уңган-булган, тырыш атар кызы – Нәгыймәнең узар юлы җиңелләрдән булмый. Шәхес культының зәһәр җиле кагылып, сөйгән иреннән, Түрәколыннан аерылгач, каты авыруына карамастан, сугыш елының ачлыкларын узып, ике малай һәм ике кызын үстерә, алар дип, җан атып яши. Китаптан күренгәнчә Чыңгыз кечкенәдән бик эшчән, уңган, белемле була. Туганнарын кадерләп яши, авыру әнисен кайгырта. Ачлык чорында да, укын тәмамлагач, эшкә керегә уйлый, ләкин әнисе аңа югары белем алырга киңәш итә. Чыңгыз әнисен тыңлап, Фрунзе шәһәрендә авыл хуҗалыгы институтына керә. Тиздән каләм тибрәтә башлый. “Җәмилә” һәм “Ак пароход” әсәрләре аңа зур дәрәҗә алып килә. Әлеге әсәрләрендә ата-анасына, туганнарына, үзенә кара кайгы япкан шәхес культы чорларын, ачы язмышларын тасвирлый. Олы улы Чыңгызның һәр әсәрен күңеле аша үткәреп, укый бара, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Нәгыймә апага олы улы Чыңгызның дөньякүләм танылган язучы гына түгел, зур җәмәгать эшлеклесе булуын да күрергә насыйп була.

Улы белән әнисе арасында һәрчак үзенчш бер якынлык, соклану, ярату хисе яшәп килә.Әнисенең каты авыруы,  үлем хәлендә ятуы әдипне бик тетрәндерә. Әнисе Нәгыймә апаны йөрәгендә генә түгел, әдәбиятта да мәңгеләштерү нияте белән “Анам кыры” әсәрен иҗат итә.

Һәр баласын сабырлыкка, яхшылык кылырга , кеше рәнҗетмәскә, кеше хакына кермәскә, иманлы, ярдәмчелбулырга өйрәтә, бөек акыл ияләре аңлатып бирә алмаган дөнья серләренә төшендерә. Мондый рухи байлыкны балаларында милләт Анасы гына тзрбияли аладыр. Милләт анасы булу – олы җаваплылык, зур горурлык ул!

Ана образы аша Фәүзия Бәйрәмова илебезнең төрле почмакларында таралып яшәргә мәҗбүр ителгән милләттәшләребезнең тирән сагышын чагылдыра. Әлеге китап татар халкына дан җырлаучы китап.