Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар” дигән күргәзмә эшли башлады
Салкын кышлар үтеп, ямьле яз җитүгә халкыбыз бөек Тукай туган көнен билгеләп үтә.
Г.Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылды. Аның башлангычы 1958 елга барып тоташа. Ул республиканың иң югары, иң абруйлы премиясе. Әлеге премия ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.
Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. 2020 елгы Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы язучылар:
1. Лирон Хәмидуллин – “Дәрдмәнд”, “Буранлы төндә”, “Зарницы на горизонте” китаплары өчен;
2. Факил Сафин “Саташып аткан таң” роман – трилогиясе һәм “Гөлҗиһан! Повесте өчен;
3. Шаһинур Мостафин – “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр”, “Алар – Җәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..”, Батырлык кайтавазы” китаплар триптихы өчен;
4. Флера Гыйззәтуллина – “Яну дәверләрендә”, Башкаемда – дөнья исәпләре” китаплары өчен;
5. Әхәт Гаффар – “Язлар моңы” драмасы, “Бодай бөртеге һәм тегермән ташы”, “Олы юлның тузаны” һәм “Богау” романнары, “Дәрья башы” һәм “Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар” китаплары өчен.
6. Фәрит Яхин – “Умырзая” романы өчен.
Тукай бүләгенә дәгъва кылучы күренекле язучыларыбызның әлеге әсәрләре китапханәдә китап киштәләрендә сезне көтәләр. Рәхим итегез