"Утлы еллар поэзиясе”
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, фронтовик-шагыйрьләр иҗатына багышланган, “Утлы еллар поэзиясе” дип аталган цикл башлап җибәрә.
Әлеге циклда Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Нур Баян, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур кебек шагыйрьләрнең тормыш юлы һәм иҗаты яктыртыла.
3 нче март көнне Фатих Кәрим тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Исеме калды данга күмелеп” дип аталган батырлык сәгате узачак. Китап укучыларны Үзәк китапханәдә көтеп калабыз.