Сугыш хатын-кыз өчен түгел..
1 февральдән Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” дигән республика социаль-гуманитар проекты старт алды.
Проект Татарстан Республикасы Дәүләт Советында тәкъдир ителде. Ул “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды.
Проектның төп максаты-Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” проектына кушылды һәм “Утлы еллар кичкән кызлар” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә Ш. Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар”, “Кипарислар җыры” китаплары , Т. Гыйззәтнең “Чын мәхәббәт” драмасы, Г. Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романы, Х. Камаловның “Һәркемнең гомере бер генә” әсәрләре урын алды. Күргәзмәгә күзәтү ясалды.