X Дөньякүләм "Әдәби марафон"

21 нче февраль көнне Казанда “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Х Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының финалистларын бүләкләү тантанасы узды.

Алабуга шәһәреннән дә җиде кеше чакырулы иде. Алар арасында Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Валеева Раушания һәм Фатыйхова Гүзәл, балалар китапханәсе – 3нче филиалдан Гатауллина Наҗия һәм Ханова Айгөл дә бар иде.

Тантанага финалистлар белән очрашырга һәм аларны тәбрикләргә дәрәҗәле язучылар һәм шагыйрьләр, дәүләт эшлеклеләре, танылган шәхесләр килде.