“Кабатланмас батырлык үрнәге”
12 февральдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Муса Җәлил туган көнгә багышланган “Кабатланмас батырлык үрнәге” дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды. Чара М. Җәлилнең тууына 114 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үтте.
Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләделәр. Алабуга медицина көллияте студентлары М. Җәлилнең үлмәс шигырьләрен, җырларын аудиоязмадан тыңладылар.
Батырлык сәгатенең икенче өлеше герой-шагыйрьгә багышланган видеофильм карау белән дәвам итте. Студентлар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.