«Гыйззәт чаткылары һаман яна»
4 февральдә Үзәк китапханәнең уку залында «Гыйззәт чаткылары һаман яна» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чара ТАССРның 100 еллык, Бөек Җиңүнең 75 еллык һәм күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 125 еллык юбилее кысаларында уздырылды. 2020 ел - Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова инциативасы белән “Таҗи Гыйззәт елы” дип игълан ителде.
Китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры турында сөйләделәр. Шулай ук, драматургның Бөек Ватан сугышы темасына язылган өч пьеса: «Төнге сигнал», «Изге әманәт», “Чын мәхәббәт” белән таныштырдылар.
Кичәдә Алабуга шәһәренең 9 нчы урта мәктәбендә Таҗи Гыйззәт музеен оештырган тарих укытучысы, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Зөһрә Бакир кызы Новорусская катнашты.Ул Алабуга медицина көллияте студентларына үзенең музей оештыру тарихын, Гыйззәт эзләре буйлап йөргән хатирәләре белән уртаклашты.
Алабуга Үзәк китапханәсенең рәссамы Виктор Александр улы Селивестров “Таҗи Гыйззәт елы” логотибының аңлатмасы турында сөйләде.
Әдәби кичәгә бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.