“Мәңге яшь гәҗит”
2020 елның 22 гыйнварында “Татарстан яшьләре” газетасының чыга башлавына 100 ел тулды. Быел, белгәнебезчә, республикабыз оешуга да бер гасыр. Менә шушы ике дата ниндидер символик мәгънәгә ия. Ни генә булмасын, шушы бер гасыр вакыт эчендә газета халкыбыз тормышында зур роль уйнады.
Шул уңайдан, Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Мәңге яшь гәҗит” исеме астында газет битләренә сәяхәт уздырды. Газета тормышы – ил тормышыннан аерылгысыз, шуңа күрә ул барлык яңалыкларны чагылдырып бара. Газетаның рубрикаларына игътибар итсәк, тематиканың бик киң икәнлеген күрәбез. “Җиде көн”, “Юмор-сатира”, “Хәтер-хатирә”, “Яшәеш”, “Көн кадагы”, “Сердәш”, “Тормыш дулкыннары”. Шушы рубрикаларны укучыларыбыз бик кызыксынып карады.