"Гыйззәт кабызган чаткылар”

2020 ел Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Таҗи Гыйззәт елы дип игълан ителде.

17 гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Таҗи Гыйззәтнең 125 еллыгына багышлап,  “Гыйззәт кабызган чаткылар” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Әлеге чарада мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Китапханәче танылган драматургка атап ясалган “Аның дөньясы театр иде…» дигән альбомы белән таныштырды, шулай ул аның тормыш юлы һәм иҗатына тукталып үтте. Студентлар Т. Гыйззәткә багышлап язылган истәлекләр белән дә таныштылар.