Таҗи Гыйззәт әсәрләре буенча муниципаль әдәби проект “Ай китабы”
2020 ел Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасында Таҗи Гыйззәт елы дип игълан ителде.
Гыйнвар аенда татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге танылган драматург Таҗи Гыйззәтнең юбилеена багышлап, “Ай китабы” муниципаль әдәби проектын башлап җибәрде. Ул 12 ай дәвам итәчәк. Һәр айда китап укучылар драматургның бер әсәре белән танышачак.
Гыйнвар аенда Т. Гыйззәтнең “Наемщик” пьесасын киң катлам укучыларына тәкъдим итәбез. Сез пьесаның язылу вакыты, урыны, эчтәлеге турында тулырак мәгълүматны китапханәдә ала аласыз.
Рәхим итегез.