“Әдәбиятыбызның ак йөзе”

14 нче гыйнварда Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче мәдәният һәм сәнгать  көллияте студентларына  шагыйрь һәм прозаикның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.

Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә Ш. Маннурның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.