«2019 елда укылган топ - 5 китап»

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге  2019 елда иң күп укылган топ-5 китапны аерып алырга булды. Китапханә укучыларыбыз Гүзәл Яхинаның “Зулейха открывает глаза”, “Дети мои”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Таллыкүлдә былбыл бар”, Гүзәл Галләмованың “Ялгыз көймә”, Зифа Кадыйрованың яңа чыккан “Яраларың белән яратырмын...” дигән китапларын яратып укыды.