“Яңгырап үтте гомерләр”
17 декабрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында мәшһүр әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Яңгырап үтте гомерләр” дип аталган әдәби сәгать узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы беренче курс студентлары чакырылган иде.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре зур талант иясе, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Кичәдә язучының драматургиясенә зур игътибар бирелде. “Гасырны үзенә сыйдырган әдип” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.
Әдәби сәгатьнең икенче өлешендә студентлар драматургның “Зифа”, “Хуҗа Насретдин”, “Миркәй белән Айсылу” спектакльләреннән өзек карадылар.
Әлеге чара белән китапханәдә “Россиядә - Театр елы”н тәмамладык.