Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес

12 ноябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында шагыйрь Дәрдемәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес” дип аталган әдәби кичә узды. Әлеге чарага филология һәм тарих факультетында белем алучы икенче курс студентлары чакырылган иде.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре зур талант иясе, тирән белемле, киң карашлы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, “Мәңгелек шагыйре” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Студентлар Дәрдемәнднең “Бәллү”, “Балалар, әйдәгез мәктәпкә”, “Кораб” шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар; аның татар милләте өчен күп игелекләр эшләгән шәхес, алтын приискалары хуҗасы, абыйсы Шакир Рәмиев белән «Вакыт» гәзите, «Шура» журналын чыгара башлаганнары турында белделәр.  

Әдәби кичәнең икенче өлеше Закир Садыйк улы Рәмиевка (Дәрмедәнд) багышланган видеоролик карау белән тәмамланды.