Күп милләтлелек – безнең байлык
4 нче ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге уку залында “Күп милләтлелек – безнең байлык. Многонациональность – наше богатство” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды һәм аңа күзәтү ясады.
Күргәзмәдә Идел буе халыклары: татар, рус, удмурт, башкорт, мари, чуаш, мордва милләтләренең тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен чагылдырган китаплар урын алды. Шулай ук анда Россиядә яшәүче
башка милләт кешеләре турында да китаплар бар иде.