“Илһам чишмәсе” клубы
30 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар яшьләре өчен “Илһам чишмәсе” дип аталган иҗат клубының чираттагы утырышы узды.
Клуб утырышында филология һәм тарих факультетында белем алучы студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнар турында сөйләште, “Мәгариф” журналыннан, “Ачык дәрес” газетасыннан дәрес үрнәкләре, C.Г. Вагыйзовның “Кызыклы грамматика” китабы белән танышты. Булачак укытучылар белән үзләренә якын темага сөйләшү файдалы үткән, дип уйлыйбыз.
Киләсе утырыш ноябрь аенда булачак.