«Татарча диктант»
19 октябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында «Татарча диктант» дип аталган Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чараны Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл башлап җибәрде. Чакырылган кунагыбыз Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәүс Хуҗин татар теле, аның мәдәниятын саклап калу турында сөйләде. Диктант язарга дип, 35 кеше килде.
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап “ТАССР төзелүнең 100 еллыгына: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” һәм диктант язучыларга ярдәмлек максатыннан “Татар телен бергә өйрәник” дигән бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырды.
Әлеге акцияне оештыруда ярдәм иткән Алабуга Үзәктәштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗиповага рәхмәтебезне белдерәбез.
Бу көнне шәһәребездә дүрт мәйданчык эшләде. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды.