“Кыйбласы – балачак иле”

7 нче октябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кыйбласы – балачак иле” дигән күргәзмәгә күзәтү узды.  Китап укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, яңа мәгълүмат алдылар.

Рәшит Бәшәр – татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында узган гасырның алтмышынчы еллар ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.

         Язучы белән кызыксынган укучыларны китапханәдә көтеп калабыз.