Яңа китаплар
27 сентябрь көнне Алабуга Үзәк китапханәдә узган семинарда татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе яңа килгән китапларга күзәтү ясады.
Китапханәче Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан Айгөл Әхмәтгалиеваның “Хәния”, “Ак читек”, “Сагынган чакларымда”, Гүзәл Галләмованың “Ызандашлар”, “Күңелнең дә үлчәме бар”, Роза Муллагалиеваның “Җан сөенече” һ.б. әдәби китаплар белән таныштырды. Рөстәм Миңнехановның “Татарстан: в единстве сила”, “Республика Татарстан: история и современность”, “Изге Болгар. Священный Болгар”, «Историко-культурный Атлас Тетюшского района», «Историко-культурный Атлас Чистопольского района», «Исторический Атлас Республики Крым», “Татар атлары” китапларына аерым тукталды. Алабуга язучылары Фәридә Хәбибрахманованың “Тормыш елгам” шигырьләр китабын һәм Дамир Әюповның “Кеше туа үргә менәр өчен” очерклар һәм юморескалар китабын китапханәчеләргә тәкъдим итте.