“Фронтовик солдат язмышы”

18 нче сентябрьдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Фронтовик солдат язмышы”  исемле туган якны өйрәнү сәгате узды. Ул фронтовик язучы, шагыйрь Хәбра Рахман тууына 105 ел тулу уңаеннан оештырылды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә читтән торып укучы беренче курс студентлары катнашты. Китапханәче язучының тормыш юлы, Алабугада яшәгән чоры,  аның иҗаты турында сөйләде. Дибәҗә Каюмованың Х. Рахманга багышлап язылган “Өзелгән шомырт чәчәкләре” исемле китабы белән таныштырды.